Район үзәк дәваханәсенең йөрәк-тамыр үзәге ачылу алдында

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Инсульт булганда мөмкин кадәр тизрәк ярдәм күрсәтү зарурлыгын һәркем белә. Ә ул яшькә карап килми. Статистикага караганда, Россиядә ел саен 450 мең инсульт була, Әлмәт районында һәм якын-тирә районнарда 1 737, Әлмәт шәһәрендә 900ләп инсульт очрагы була.
Йөрәк-тамыр авыруларын, шуның аркасында кешеләрнең үлүен киметүгә бик җитди игътибар бирелә. Йөрәк-тамыр паталогияләре белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү чаралары кысаларында Әлмәт үзәк дәваханәсендә башлангыч йөрәк-тамыр үзәге ачу планлаштырыла.
Шушы хакта Әлмәттә республика белгечләре катнашында махсус киңәшмә үткәрелде. Анда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре - баш белгеч-ангионевролог Дина Хәсәнова, дәвалау бүлеге башлыгы Юрий Аржанов, ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, башка белгечләр катнашты.
Министрлык белгечләре барлык нормативларгы туры килә торган 20-25 койкалык тернәкләндерү бүлеге оештыру вариантын карарга тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International