Әлмәт укучылары кулланучы хокукларын өйрәнәләр

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Гыйнвар уртасында Әлмәттәге 10нчы урта мәктәптә кулланучы хокукларын саклау турындагы законнарны өйрәнүгә багышланган лекцияләр укыла башлады. Гомуми урта уку йортларында лекцияләр “Татарстан Республикасында 2013-2015 елларда кулланучы хокукларын саклау комплекслы системасын үстерү” максатчан программасы нигезендә үткәрелә. Лекцияләр укуның төп максаты – кулланучы хокукларын саклау турындагы законнарны популярлаштыру, бу өлкәдәге мәьсәләләрне хәл итүдә хокукый нормаларны табарга өйрәтү, шулай ук кулланучы культурасына мәктәп яшеннән үк өйрәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International