ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2014 ел
шимбә
ТРның дәүләт иминлеге секретаре Валерий Власов 7 февральдә Әлмәт районына килде. Ул Ямаш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хисап җыелышында катнашты. Җыелышка кадәр ул райбашкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин белән бергә авылдагы берничә объектны карап чыкты.
РФ президенты тарафыннан Әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән 2013 ел ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе өчен эшләргә бай булды.
Әшәлче чыганагында үтә үзле нефть (табигый битум) чыгаруда тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, “Татнефть” ААҖ аны чыгару күләмен елына 800 мең тоннадан алып 2 млн тоннага кадәр җиткерү вариантларын карый.
Роспотребнадзорның территориаль идарәсе хәбәр итүенчә, Әлмәттә грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Авыручы 14 яше тулмаган бала, диагнозны лаборатория раслаган. Бала грипптан прививка ясатмаган булган.
Урсалбаш, Яңа Михайловка, Салкын Чишмә, Шарлама һәм Сөләй авылларын эченә алган Сөләй авыл җирлегендә яшәүчеләрнең чираттагы җыены булды.

7
февраль, 2014 ел
җомга
“Нефтьче” Мәдәният сараена республиканың көньяк-көнчыгышындагы 8 районнан 30 дан артык кеше җыелды.
Әлмәт шәһәр төзелеше советының быелгы беренче утырышында 10 мәсьәлә каралды. Утырыш ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә үтте.
Әлмәт туган якны өйрәнү музее, Мәдәният елына багышлап, 13 февральдән 20 февральгә кадәр “Бүләк китерү көннәре” хәйрия акциясе үткәрә.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенең Әлмәт районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Шәйхетдинов бу атнада “Луч” телекомпаниясе каналында “Атна йомгаклары” программасында чыгыш ясаячак.
Hand Made белән мавыгучылар игтибарына! Әлмәт туган якны өйрәнү музее кулдан ясалган курчакларны күргәзмә-сату оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International