“Татнефть” табигый битумны киләчәктә күпме чыгарасын исәпли

2014 елның 8 феврале, шимбә
Әшәлче чыганагында үтә үзле нефть (табигый битум) чыгаруда тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, “Татнефть” ААҖ аны чыгару күләмен елына 800 мең тоннадан алып 2 млн тоннага кадәр җиткерү вариантларын карый. Компаниядән хәбәр итүләренчә, әлеге вариантларны гамәлгә ашыруның икътисади аклануы һәм нинди югалтулар янавын бәяләү буенча эш бара. “Сак” вариант хәзер гамәлдә булган салым шартларында 1 млн тоннага кадәр чыгаруны күздә тота.

2013 елда чыганакта 145 мең тонна табигый битум чыгарылды. Бер скважинаның уртача дебиты 25 тонна булды.

2014 елга 145 мең тонна чыгару планлаштырылды. Моның өчен тагын 13 горизонталь скважина боруларга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International