Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда текстил курчаклар күргәзмәсе әзерләнә

2014 елның 7 феврале, җомга
Hand Made белән мавыгучылар игтибарына! Әлмәт туган якны өйрәнү музее кулдан ясалган курчакларны күргәзмә-сату оештыра. Ясаган әйберләрегезгә дусларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз югары бәя биреп, аларны куярга инде урын да калмый башлаган икән, аларны сатарга була. Эшләрегезнең фоторәсемнәрен “Әлмәт. Бүген” шәһәр-район төркеме администраторларына җибәрегез. Сезнең белән бәйләнешкә кереп, алга таба ни эшләргә икәнен сөйләрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International