“Бүләк китерү көннәре” хәйрия акциясе

2014 елның 7 феврале, җомга
Әлмәт туган якны өйрәнү музее, Мәдәният елына багышлап, 13 февральдән 20 февральгә кадәр “Бүләк китерү көннәре” хәйрия акциясе үткәрә.

Бу көннәрдә шәһәрдә яшәүче һәркем музейга бүләк китерә ала. Нәкъ менә шәһәр кешеләреннән кергән бүләкләр, оешмалар һәм предприятиеләрнең экспонатлары музейны ачуга этәргеч булган иде. Бүләк китерү тардициясе дәвам итә, китерүчеләрнең исемнәре “Бүләк китерүчеләр китабы”на кертелә.

Төрле коллекцияләрен, фоторәсемнәрен, архив документларын, китапларын, сәнгать әсәрләрен музейга васыять итүчеләрне рәхмәт хисе белән шатланып кабул итәбез.
Сезне “Мир” урамындагы 1 йортта 9.00 сәгатьтән 17.00гә кадәр көтәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International