“Атна йомгаклары” программасыны кунагы - Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенең Әлмәт районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Шәйхетдинов

2014 елның 7 феврале, җомга
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенең Әлмәт районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Шәйхетдинов бу атнада “Луч” телекомпаниясе каналында “Атна йомгаклары” программасында чыгыш ясаячак. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ул тикшерү бүлегенең эшчәнлеге йомгаклары турында сөйләр, иң актуаль сорауларга җавап бирер. Коррупциягә каршы көрәш темасына аерым игътибар биреләчәк.

Тапшыру “Луч” каналы буенча 9 февральдә 7.50 сәгатьтә трансляцияләнәчәк, тапшыруны кабатлау – 10 февральдә 7.00 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International