Әлмәттә грипп белән авырый башлаганнар

2014 елның 8 феврале, шимбә
Роспотребнадзорның территориаль идарәсе хәбәр итүенчә, Әлмәттә грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Авыручы 14 яше тулмаган бала, диагнозны лаборатория раслаган. Бала грипптан прививка ясатмаган булган.

Узган атнада Әлмәттә 664 кеше кискен респиратор-вируслы авыру сәбәпле медикларга мөрәҗәгать иткән, бу алдагы атнадан артыграк. Монна тыш эчәк инфекциясенеж 31 очрагы, 6 микроспория очрагы теркәлгән.

Республика буенча алганда авыручылар күрсәткече эпидемия бусагасыннан 41,2%ка түбәнрәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International