Валерий Власовка ямашлыларның булдыклылыгы ошады

2014 елның 8 феврале, шимбә
ТРның дәүләт иминлеге секретаре Валерий Власов 7 февральдә Әлмәт районына килде. Ул Ямаш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хисап җыелышында катнашты. Җыелышка кадәр ул райбашкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин белән бергә авылдагы берничә объектны карап чыкты.

Җыелышта Ямаш авыл җирлеге башлыгы Николай Шабалин узган елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты. Ямаш эшмәкәрлеккә, шул исәптән шәхси хуҗалыкларга һәм фермер хуҗалыкларына булышлык буенча районда иң яхшыларның берсе булып исәпләнә.

Биредә берничә фермер хуҗалыгы эшли. Ямаш авыл җирлегендә барлыгы 137 мөгезле эре терлек, 194 баш дуңгыз, 200 сарык, 21 ат, 980 кош-корт, 1250 умарта исәпләнә. Хуҗалыкны үстерүгә былтыр барлыгы 1,5 млн сумнан артык 9 кредит алынган.

Николай Малышевның “Алтын башак” хуҗалыгы игнечелек һәм дуңгыз ите җитештерү белән шөгыльләнә. Фермер 10 төп һәм 10 сезонлы эш урыны булдырган.

И.Елистратов, И.Игнатьева хуҗалыкларында 5әр эш урыны бар, А.Тимофеев такта яруда 3 кеше эшләтә. Авыл эшмәкәрләре пекарня, торак-коммуналь хуҗалык, 6 кибет, 2 кафе һ.б. ачканнар.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин җыелышта районның социаль-иктисади үсеше турында сөйләде. ТРның дәүләт иминлеге секретаре Валерий Власов үзенең чыгышында авыл җирлегендә үткәрелә торган эшне югары бәяләде. “Авылны йөреп чыккач, мин биредә актив, хезмәт сөючән, булдыклы һәм кунакчыл кешеләр яшәгәнлеген аңладым”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International