Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәдә 2013 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды

2014 елның 8 феврале, шимбә
РФ президенты тарафыннан Әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән 2013 ел ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе өчен эшләргә бай булды. 7 февральдә үткән хисап җыелышында идарә җитәкчесе Альберт Маликов, эшләнгән эшләрне күрсәтү белән бергә, алда торган бурычларга да тукталды. Җыелышта ТР ЭТР министры урынбасары Рамил Низамов, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков һ.б. катнашты.
Шәһәр һәм район предприятиеләре “Эколидер” “Кеше һәм табигать” конкурсында актив катнашалар. Былтыр “Эколидер”га 100гә якын эш җибәрелде. Төбәктә урнашкан предприятиеләр һәм оешмалар ел саен төрле номинацияләрдә җиңүчеләр, призерлар булалар.

Николай Богданчиков территориаль идарә коллективына актив һәм нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт сүзләре әйтте, быел уңышлы эшләвен теләде. Хисап җыелышы ахырында идарәнең иң яхшы эшләгән хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International