ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2014 ел
якшәмбе
“Татарстанны үз вакыйгаң белән бает” конкурсына гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә.
Татарстан игенчеләре чәчүлекләрне ничек карарга кирәклеге турында SMS-хәбәрләр алып торачак – бу сезонда галимнәр аларга чүп үләннәре һәм корткычларга каршы кайсы срокта ничек көрәшү турында рекомендацияләр һәм технологияләр рәвешендә ярдәм күрсәтергә булдылар.
Татарстан Идел буе федераль округында айлык хезмәт хакы күләме буенча беренче урынны били.
21-24 майда Алабуга районында җәмәгать тәртибен саклау буенча укучылар, студентлар һәм яшьләр төзелмәләренең XII республика “Форпост” фестивале була.

3
май, 2014 ел
шимбә
7 майда Казанда “Коррупция объективта” темасына социаль видеороликларның республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү була.
Бүген көндез һәм төнлә синоптиклар Татарстанга яңгырлар вәгъдә итә.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2
май, 2014 ел
җомга
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә утлар-сулар кичкән фронтовиклар бәйрәм белән котлау кабул итә. “ТМС групп” идарәче компаниясенең җитәкчелеге, профсоюз комитеты, ветераннар советы үзләренең сугыш ветераннарын беренчеләрдән булып котлады. Степан Дмитриевич Беляевны котларга кунакка компаниянең ветераннар советы рәисе Марина Пушкаревская, “НКТ-Сервис” ҖЧҖнең ветераннар җитәкчесе Анастасия Макарова килде. Алар ветеранга бүләкләр, котлау кәгазьләре тапшырдылар, озын гомер, сәламәтлек, Александра Федоровна белән икесенә гаилә иминлеге теләделәр.
1 майда Әлмәттә 55нче тапкыр 1 май эстафетасы үтте, аны “Татнефть” профсоюз комитеты оештырды. Эстафетада 1500 чамасы кеше катнашты.
Әлмәт районының сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары советы президиумының утырышы ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин рәислегендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International