1921 елда Нагорное авылында туган Степан Дмитриевич яшьтән үк нужа күреп үскән, ачлыкны да башыннан кичергән, буыннары ныгыганчы ук колхоз эшенә җигелгән.
Аны 1940 елда армиягә алганнар. Көнбатыш Украинада хезмәт итә башлаган. Сугышның башында ук немец самолетлары бомбага тотканда яраланган. Госпитальдә дәваланганнан соң аны запас полк белән Иран-Төркия чигенә озатканнар. Җиңү көнен Степан Дмитриевич туган авылында каршы алган, чөнки аны шул ярасы аркасында демобилизацияләгәннәр.
Сугыштан соң фронтовик буровойда эшли, аннары “Елховнефть” идарәсенең торба базасында хезмәт куя. 1951 елда өйләнә, уңган балалар үстерәләр.