1 майда Әлмәттә 55нче тапкыр 1 май эстафетасы үтте, аны “Татнефть” профсоюз комитеты оештырды. Эстафетада 1500 чамасы кеше катнашты.
Мәктәпләр арасында 1нче урынны 2нче лицей кызлары һәм 17 мәктәп егетләре алды. Вузлар арасында җиңүчеләр – Әлмәт нефть институты кызлары һәм егетләре. Урта махсус уку йортлары арасында политехник техникумның кызларына да, егетләренә дә тиңнәр булмады.