Татарстан игенчеләре чәчүлекләрне ничек карарга кирәклеге турында SMS-хәбәрләр алып торачак

2014 елның 4 мае, якшәмбе
Татарстан игенчеләре чәчүлекләрне ничек карарга кирәклеге турында SMS-хәбәрләр алып торачак – бу сезонда галимнәр аларга чүп үләннәре һәм корткычларга каршы кайсы срокта ничек көрәшү турында рекомендацияләр һәм технологияләр рәвешендә ярдәм күрсәтергә булдылар.

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” филиалының җитәкчесе Таһир Һадиев әйтүенә караганда, игенчеләр чүп үләннәре, авырулар, корткычлар белән көрәшүдә соңга калалар, шуңа күрә шактый зыян килә. Бу сезонда филиал галимнәре кеоординаторлык ролен үз өсләренә алды. Алар чүп үләннәрен һәм корткычларын юк итүгә кайчан һәм ничек керешергә кирәклеге турында искә төшереп торачак, SMS-хәбәрләрне хуҗалыкларның баш агрономнары үзләренең кесә телефонына алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International