Коррупциягә каршы Әлмәт видеороликлары республика конкурсы финалында

2014 елның 3 мае, шимбә
7 майда Казанда “Коррупция объективта” темасына социаль видеороликларның республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү була.

Конкурска Әлмәт, Арча, Баулы, Буа, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Яр Чаллыдан, шулай ук Казан вузларыннан 42 видеоролик куелган иде.

Конкурсның башкаручы директоры, республика яшьләр антикоррупцион программасы координаторы Андрей Петухов әйтүенчә, җиңүчеләр – 3 кешелек команда – өчесе дә Ipad mini алачак, икенче урынга фотоаппаратлар каралган, өченче урын алучыларны каты дисклар көтә.

Жюри «Коррупция – СТОП!», “Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә”, “Юмор коррупциягә каршы”, “Коррупциясез алынган белем”, “Мультипликацион версия” номинацияләрендә эшләнгән эшләрне карап чыкты.

Финалга үткән 11 команда арасында Әлмәттән Гөлфия Мотыйгуллина, Мария Старцева һәм Нәфис Сираҗетдинов составындагы җыелма команда бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International