“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 3 мае, шимбә
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: ӘМР башкарма комитеты тарафыннан 2014 елның 20 февралендә Галиев урамындагы 23 йортка кагылышлы № RU 16507101-1449 рөхсәт нинди нигездә бирелгән? 8нче подъездда йортта яши башлаганнан бирле лифт эшләгәне юк. Хәзерге көнгә йортның үзендә котельный бар, җылылык һәм кайнар су юлда югалмый. Ә тариф АПТСка ялганган йортлардагыдан югарырак.

Җавап: Галиев урамындагы 23 йортны эксплутациягә тапшыру турында № RU 16507101-1449/ рөхсәт ӘМР башкарма комитеты тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексының 55 маддәсе нигезендә булган документлар нигезендә формалаштырылды. Тиешле документлар арасында, 55 маддәнең 9 часте нигезендә, төзелгән объектның техник регламентларга һәм проект документларына туры килүе турында дәүләт төзелеш күзәтчелеге органының бәяләмәсе дә бар.

Тарифлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре турында Сезгә торак йортка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче “АЛСУ” идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итәтргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International