Татарстанда вакыйгалы туризм өчен иң яхшы проект сайлыйлар

2014 елның 4 мае, якшәмбе
“Татарстанны үз вакыйгаң белән бает” конкурсына гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә.

Конкурс “Борынгы Болгар шәһәре территориясендә вакыйгалы туризм” һәм “Зөя утрау-шәһәре территориясендә вакыйгалы туризм” номинацияләрендә үткәрелә.

Республиканың туризм буенча дәүләт комитеты республикага туристлар җәлеп итәрдәй кешеләрнең һәммәсен конкурста катнашырга чакыра. Бу чаралар фестивальләр, концертлар, спорт чаралары һ.б. Булырга мөмкин. Катнашу өчен гаризаны дәүләт комитеты сайтында калдырырга кирәк.

Жюри һәр номинация буенча иң яхшы 5 проект сайлап алачак, ә иң яхшы ике проектны республикада яшәүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән сайлаячак.

Җиңүчеләрне комфортлы яшәү шартлары, кызыклы экскурсия программасы белән 4 көнлек экскурсия көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International