Җиңү көне һәм Ветераннар советы пленумы алдыннан

2014 елның 2 мае, җомга
Әлмәт районының сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары советы президиумының утырышы ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин рәислегендә үтте.

Кәләй авыл җирлеге башлыгы һәм авыл кешеләренең инициативасы белән Токарликов исемендәге ААҖ генераль директоры, Президиум әгъзасы Рәсим Исхаковка “Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы” дигән исем бирү турында үтенеч каралды һәм бертавыштан кабул ителде.

Утырыш эшендә Советның барлык комиссияләре рәисләре катнашты. Көн тәртибенә бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү һәм 70 еллыгына әзерлек, пленум үткәрү турында мәсьәләләр, шулай ук Ветераннар советының 35 еллык юбилей йомгаклары кертелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International