ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
10 апрельдә Әлмәт медсанчастена башы җәрәхәтләнгән 63 яшьлек пенсионер китерелә. Тикшерү нәтиҗәсендә полицейскийлар алдагы көндә пенсионерның таныш булмаган кешеләр белән эчеп утыруын ачыклыйлар.
Бәйрәм алдыннан Әлмәт шәхәре хатын-кызлары берлеге, район башлыгы Мәҗит Салихов кушуы буенча, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз ветераннарны, Бөек җиңү көне белән котладылар.
Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм кунаклар!
Казан кремлендә “Коррупция объективта” дигән видеороликлар ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурста 8 шәһәр, шул исәптән Әлмәт тә катнашкан иде. Конкурска килгән 50 эштән иң яхшылары сайлап алынды.

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
7 май дөньяның фән һәм техника тарихына Радио көне булып кереп калды. Нәкъ менә шушы көнне рус физигы Александр Попов Россия физика-химия җәмгыяте утырышында үзе ясаган дөньяда беренче радиоалгычны эшләтеп күрсәтә, радиоэлемтә сеансы үткәрә.
6 майда 21.00 сәгать тирәсендә Ленин урамындагы 93нче йорт каршында юл-транмпорт вакыйгасы була. “Субару Форестер” автомобилен йөртүче хатын-кыз юл аша кичү урыныннан чыгып баручыларга өстенлек бирми, 48 яшьлек хатын белән 13 яшьлек кызны бәрдерә. Алар төрлечә тән җәрәхәтләре белән медсанчастька салынды.
«9 Май – Җиңү бәйрәме».
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан 36нчы балалар бакчасында администрация, педагоглар, ата-аналар инициативасы белән экологик шимбә өмәсе үткәрелде.
Иҗат кичәләре, шигърият бәйрәмнәре, экскурсияләр, конкурслар, викториналар, табышмак һәм юмор кичәләре, авылча утырмалар, ял итүчеләр катнашында концерт – “Ветеран” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенең мәдәни-гаммави эшләр оештыручысы Гөлфия Салихова эшчәнлеге программасында болар һәммәсе дә урын таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International