“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез Мәҗит Хаҗипович! Урсалыдагы Садовая урамында хәрәкәт бик көчле, анда светофор яки тизлекне чикләү билгесе куелачакмы? Аннары зур тупыллар, чаганнар үсеп утыра, көчле җил вакытында ботаклары сынып төшә, электр чыбыкларын өзә. Шул агачлар астыннан газ торбасы да үтә. Элек урамда тротуар бар иде, хәзер ул балчык астында калды, кар эрегәндә, яңгыр яуганда үтмәле түгел.

Җавап: Садовая-Колхозная урамнары чатында хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатында быел ул участокта светофор кую планлаштырыла.

Агачларны кисү-кисмәү мәсьәләсе Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләре Садовая урамында хәл белән танышканнан соң хәл ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International