Ветераннарның үзләре катнашында

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Иҗат кичәләре, шигърият бәйрәмнәре, экскурсияләр, конкурслар, викториналар, табышмак һәм юмор кичәләре, авылча утырмалар, ял итүчеләр катнашында концерт – “Ветеран” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенең мәдәни-гаммави эшләр оештыручысы Гөлфия Салихова эшчәнлеге программасында болар һәммәсе дә урын таба.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан да дәваланучылар, ял итүчеләр өчен тематик бәйрәм аларның үзләре катнашында оештырылды.

Артистлар – икътисад, идарә һәм хокук институты студентлары, 1нче балалар музыка мәктәбендә укучылар, “Перекресток” бию коллективы иде. Иҗатка һәрвакыт урын түрдән булган җыйнак зал сәхнәсендә 7 майда Ф.Яруллин исемендәге музыка көллиятенең яшь башкаручылары онытылмаслык концерт куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International