36нчы балалар бакчасында экологик шимбә өмәсе булды

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан 36нчы балалар бакчасында администрация, педагоглар, ата-аналар инициативасы белән экологик шимбә өмәсе үткәрелде. Анда педагоглар һәм хезмәткәрләр актив катнашты. Бөтен булган уен һәм спорт җиһазлары, бордюрлар буялды, юл хәрәкәте кагыйдәләре билгеләре яңартылды. Алабуга шәһәреннән чиста елга комы кайтарылды, бакча хезмәткәрләре периметр буенча бинаның цоколен төзәттеләр. Бакча территориясе җәйге чорга тулысынча әзер.

Бакча администраөиясе өмәдә катнашкан ата-аналарга, педагогларга, хезмәткәрләргә бик рәхмәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International