Әлмәт укучылары “Коррупция объективта” видеороликлар конкурсында җиңделәр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Казан кремлендә “Коррупция объективта” дигән видеороликлар ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурста 8 шәһәр, шул исәптән Әлмәт тә катнашкан иде. Конкурска килгән 50 эштән иң яхшылары сайлап алынды.

Бүләкләү тантанасында Әлмәттән 1нче, 7нче урта мәктәп, Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия, Түбән Мактама 1нче урта мәктәбе укучылары һәм педагоглары катнашты.

“Укучылар күзеннән” номинациясендә җиңүче дипломы белән 1нче мәктәп укучылары Сафин Айрат һәм Янтемирова Диана бүләкләнде.

“Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә 1нче гимназия укучылары Усманов Илдус, Әхмәтшина Диларә, Фазлыев Рәмис, Латыйпова Регина җиңүче дипломына лаек булды.

Мәгариф идарәсе “Коррупциягә каршы бергәләп” махсус номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Җиңүчеләр һәм призерларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International