Әлмәттә автоледи җәяүлеләр кичүендә баласы белән бер хатынны бәрдергән

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
6 майда 21.00 сәгать тирәсендә Ленин урамындагы 93нче йорт каршында юл-транмпорт вакыйгасы була. “Субару Форестер” автомобилен йөртүче хатын-кыз юл аша кичү урыныннан чыгып баручыларга өстенлек бирми, 48 яшьлек хатын белән 13 яшьлек кызны бәрдерә. Алар төрлечә тән җәрәхәтләре белән медсанчастька салынды.

Шул ук көнне тагын бер авария булды. “ГАЗ-3302” автомобилен йөртүче төрле дәрәҗәдәге юллар чатында икенче автомобильгә юл бирми һәм бәрелешә. ДТП нәтиҗәсендә 4 кеше дәваханәгә илтелде, аларның берсен реанимация бүлегенә салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International