Әлмәт полицейскийлары пенсионерны кыйнаган кешене тоттылар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
10 апрельдә Әлмәт медсанчастена башы җәрәхәтләнгән 63 яшьлек пенсионер китерелә. Тикшерү нәтиҗәсендә полицейскийлар алдагы көндә пенсионерның таныш булмаган кешеләр белән эчеп утыруын ачыклыйлар. 34 яшьлек ир-егет танышлары белән бергә килеп, бу кешенең ишеген озаклап шакыган, ләкин хуҗа салмыш кешеләрне кертергә теләмәгән. Шуннан соң “кунак” квартирга балкон аша үтеп кергән, аннары ишек ачып шешәдәшләрен дә керткән.

Эчеп утырганда яшь кеше белән пенсионер арасында ызгыш чыккан. Кунак берничә тапкыр хуҗаның башына суккан, аннары чыгып киткәннәр. Уяу күрше хатын күршесенең зал бүлмәсендә төн буе ут янып торуына игътибар иткән. Борчылып, ялгыз күршесенең хәлен белергә уйлаган. Ябылып бетмәгән ишектән кереп, кыйнап канга батырылган күршесенә тап булган. Шунда ук “ашыгыч ярдәм” чакырган.

Хәзер шикләнелүче кеше ачыкланды, гаебен танып күрсәтмә бирә. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 111 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды, читкә чыгып китмәскә имзасы алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International