Әлмәт шәхәре хатын-кызлары берлеге Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз ветераннарны Бөек җиңү көне белән котладылар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
9 майда һәр елны Бөек Ватан сугышында Совет халкының 1941-1945 елларда фашистлар Германиясен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Бу Бөек Җиңү көне. Шул көнне Берлин кырыенда берсүзссез капитуляция актына кул куелды. Бәйрәм алдыннан Әлмәт шәхәре хатын-кызлары берлеге, район башлыгы Мәҗит Салихов кушуы буенча, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз ветераннарны, Бөек җиңү көне белән котладылар. Алар инде бик аз,барысы 27 хатын-кыз гына калган. Аларга Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен,безгә хәзерге көн балаларына матур тормыш бүләк иткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.Балалар бакчалары балаларының үз куллары белән ясалган бүләкләре белән бергә азык-төлек пакетлары һәм бүтән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Әлмәт шәхәре хатын-кызлары берлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International