Музейда ветераннарны хөрмәтләделәр

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
8 майда Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган Ачык ишекләр көне булды.

Музейга килүчеләргә бу көнне “Бөтенесе шулай башланды...”, “Курчаклар дөньясы”, “Барлык заманнарның өйләнешүчеләре, берләшегез” дигән күргәзмәләр тәкъдим ителде.

“Ул бөек елларга баш иик” бүлегендә Бөек Ватан сугышы чорындагы җырлар яңгырады, экранда документаль хроника кадрлары барды. Музей фондыннан тупланган “Сугыш рәссамнар күзеннән” дигән картиналар коллекциясе дә әзерләнгән иде.

Ветераннарга чәй өстәле янында әңгәмә корып утыру мөмкинлеге булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International