Июньдә тагын 4 көнлек яллар көтә

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Татарстанда яшәүчеләрне 4 көнлек – 12 июньнән 15 июньгә кадәр – ял көннәре көтә.

12 июнь – Россия көне, бөтен РФ буенча бәйрәм ителә. Россия хөкүмәтенең махсус карары белән 5 гыйнвар, якшәмбе көннең ялы 13 июньгә – җомга көнгә күчерелгән иде. Шул рәвешле,ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 12 июнь – эшләми торган бәйрәм көн, ә 13, 14, 15 июнь гади ял көннәре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International