26 яшьлек хатын-кыз, кыйммәтле машина алам дип, мошенниклар кесәсен калынайткан

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Мошенниклар Әлмәттә яшәүче 26 яшьлек хатын-кызның тиз ышануыннан файдаланып, 13 мең сум отышлы булганнар.

8 майда кызның кесә телефонына аның кыйммәтле чит ил машинасы отуы турында хәбәр килә. Бу кыз сайтка керә, үзенең телефон номерын күрә һәм оештыручыларга шылтырата. Аңа автомобиль бәясенең 1%ын күчерергә һәм отыш алу өчен пин-код белән хәбәр килүен көтәргә кушалар. Кыз әйтелгән сумманы берничә абонент номерына күчерә. Мошенниклар өч көн дәвамында аның белән матур гына аралашалар, шуннан соң аларның номеры ачылмаска әйләнә. Шуннан инде алданган кыз полициягә мөрәҗәгать итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International