Ике кыз спорт кибетеннән кроссовка урлаганнар

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Бәйрәм-ял көннәрендә Әлмәт полиция хезмәткәрләре биш җинаять ачтылар. Шулар арасында өч урлашу очрагы һәм ике законсыз әйләнештән наркотик матдәләр алу факты бар.

Спорт товарлары кибетеннән билгесез ике кызны җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза алынды: кызлар ике пар кроссовка һәм ике футболка урлап, кибеткә 8 мең сумлап зыян китергәннәр. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 18 һәм 19 яшьлек бу кызларны ачыкладылар һәм кулга алдылар. Урланган кроссовкалар кире кайтарылды.

Ике уен салоны ябылды, система блоклары һәм җиһазлары алынды.

Билгесез кешеләр шушы елның мартыннан 11 маена кадәр вакыт аралыгында, Базовая урамындагы гаражның стенасын ватып кереп, “Москвич” автомобиле урлаганнар, 82 яшьлек пенсионер хатынга 10000 мең сумлык зыян китергәннәр. Җинаять эше кузгатылды.

Ял көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан эчкән хәлдә рульгә утырган 7 кеше ачыкланды, шуларның өчесе хатын-кыз. 417 юл йөрү кагыйдәләрен бозу факты теркәлде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International