Рөстәм Миңнеханов: “Православие, ислам белән беррәттән, Татарстанда аерым бер урынны биләп тора”

2014 елның 13 мае, сишәмбе
“Безнең бурыч – конфессияара конструктив багланышларны саклап калу һәм ныгыту”, – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Корстон” комплексында узган Православие җәмәгатьчелеге форумында әнә шулай дип белдерде. Форум эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий атакай, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, республика хакимият, җирле үзидарә органнары вәкилләре, дин әһеллләре катнашты. Форумны ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Форум Татарстанда православие дине үсешенә этәргеч бирү, дәүләт-дин үзара бәйләнешләренең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, динара татулыкны ныгыту максатын күздә тота.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов форумга чакырылган затларның бирегә килүләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Бүгенге чорда күзәтелгән каршылыклар шартларында рухи кыйммәтләргә, дини культураларга ярдәм итеп тору аеруча актуаль. Татарстанда барлык диннәрнең үсеше өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылып килә. Православие, ислам белән беррәттән, тарихи күзлектән аерым бер урынны биләп тора. Ул безнең гомуми рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше”, - дип белдерде Президент.

Республика башлыгы православие дине вәкилләре өчен Рус Православие чиркәвенең Татарстан митрополиясен булдыру мөһим вакыйга булганын ассызыклап узды. Аның фикеренчә, иске карашлы общиналар да рухилык үсешенә үз өлешен кертә. “Республикада изге урыннарны торгызуга, яңартуга аерым караш яши. Җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә, изге урыннарны күмәкләп зиярәт кылу, хаҗ туризмы мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент дини объектлар төзелеше, төзекләндерү, аларны үзгәртеп, яңартып кору юнәлешендә эш күләменең зур булуына, шуңа күрә дәүләт ярдәменең зарурлыгына ишарәләде. Аның әйтүенчә, Татарстанда соңгы биш елда яңа 138 храм сафка баскан, тагын 39ы төзелеш стадиясендә. 181 чиркәү дәүләт милкеннән муниципаль мөлкәткә күчкән. Хәзерге вакытта Татарстанда Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе составына керүче өч епархиясе (Казан һәм Татарстан, Чистай һәм Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә) составында 315 дини оешма теркәлгән. Дини максатларда 462 православие гыйбадәт кылу объекты, шул исәптән, 319 чиркәү кулланыла,. Рөстәм Миңнеханов соңгы ун елда Казан епархиясенә храмнарны реставрацияләүгә 1,1 млрд сум акча бүлеп бирелгәнен билгеләп үтте.

Президент ассызыклап үткәнчә, “Мирас-Наследие” озак вакытка исәпләнгән максатчан программа һәм “Яңарыш” Республика фонды линиясе буенча Свияжски утрау-шәһәрендә алып барылучы киңкүләм эш тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуны, яңа инфраструктура объектлары төзелешен үз эченә ала. Бүгенге көндә Свияжскидагы гыйбадәтханәләрне финанслауның гомуми күләме 1,2 млрд сум тәшкил иткән. Эчке туризм үсеше кысаларында Татарстанның православие үзәкләрен популярлаштыру буенча эш үткәрелә. “Әлеге барлык чаралар Татарстан җәмгыятендә рухи-әхлакый традицияләрне яңартуга, тынычлык һәм үзара аңлашуны ныгытуга йогынты ясый”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук дини объектларны торгызуда ярдәмне төрле милләт һәм дин вәкилләре күрсәтүен шәрехләп үтте. “Татарстан күп миләтле һәм күп динле республика. Безнең төп бурыч – конструктив конфессияара багланышларны ныгыту”, - диде ул.

Республика башлыгы проблемаларга да тукталды. Ул узган елда чиркәүләргә ут төртү белән бәйле күңелсезлекләрне искәртеп үтте. “Татарстанлылар бертавыштан әлеге хәлләргә ачынуын җиткерде, динара татулыкны бозарга теләүчеләрнең нияте чынга ашмады. Әлеге вакыйгалар, киресенчә, тагын да берләштерде. Мөселманнар беренче булып ярдәм кулын сузды”, - дип белдерде ул. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Мамадыш районында яндырылган чиркәүнең торгызылган бинасын 12 июльгә Питрау бәйрәменә, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарында дин йортларын 30 августта файдалануга тапшыру ниятләнә.

“Республикада традицион конфессияләргә ярдәм күрсәтү һәм рухилык үсешенең әһәмиятенә зур урын бирелә. Без традицион рухи кыйммәтләрне саклап калу яклы һәм әхлаксызлыкка каршы көрәштә катнашабыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул республика җитәкчелегенең барлык дин әһелләре белән даими элемтәдә торуын ассызыклап узды.

Ул шулай ук урыннарда иҗтимагый-дини проектларга теләктәшлек итүнең мөһим булуына игътибарны юнәлтте.

“Татарстан митрополиясе традицион төстә Рус православие чиркәвенең мөһим өлеше санала”, - диде Рөстәм Миңнеханов, патриарх Кириллны Казанга чакырды.

Президент, чыгышын тәмамлап, әлеге форумның православие һәм Татарстанда дәүләт-дин мөнәсәбәтләре үсешенә яңа импульс бирәчәгенә өмет белдерде. Рөстәм Миңнеханов Анастасий атакайга руханилар семинариясендә спорт комплексы төзелеше өчен 30 млн сумга сертификат тапшырды. Ул мондый форумның ел саен уздырылачагына ышанычын җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International