ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2014 ел
шимбә
Бүген Камы-Исмәгыйль авылында яшәүче Ризванов Шәйхразый Фатих улы 90 яше тулуны бәйрәм итә. Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән аны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов котлады. Ул юбилярга РФ президенты Владимир Путиннан, Әлмәт районы башлыгыннан котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
Бишмунча авыл җирлегендә авылда вак эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган семинар булды. Анда район башлыгы Мәҗит Салихов, авыл җирлекләренең башлыклары катнашты.
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара кооперация көне белән котлыйбыз!
Терлекләрнең баш санын саклап калу максатында Әлмәт районында район хуҗалыклары өчен яфрак азык әзерләү оештырылды.

4
июль, 2014 ел
җомга
V чакырылыш Татарстан парламентына сайлаулар алдыннан участок сайлау комиссияләре әгъзаларына “Игътибар: ак таяклы сайлаучы!” (“Внимание: избиратель с белой тростью!”) белешмәлеге бастырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион нефть саммитында катнаша, ул республикада 2001 елдан бирле ел саен уздырыла.
Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә җомга намазын укып чыгучы мөселманнарга хөрмә җимешләре таратылды. “Татлы ифтар” исемле акцияне Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды.
Җирләү урыннарының тышкы төзеклеген һәм санитария торышын яхшырту максатында Әлмәт районында 5 июньнән 5 июльгә кадәр Хәтер айлыгы игълан ителгән иде.
Бүген ӘМР башкарма комитеты каршындагы Эшмәкәрлекне үстерү буенча җәмәгать советының беренче утырышы булды.
Әлмәт наркополицейскийлары кыргый үскән 3,6 тонна киндерне юк иттеләр, дип хәбәр итә УФКСНның Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте. 24 мең кв.метрлы мәйданны чабарга кирәк булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International