Бишмунчада авылда эшмәкәрлекне үстерү буенча семинар булды

2014 елның 5 июле, шимбә
Бишмунча авыл җирлегендә авылда вак эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган семинар булды. Анда район башлыгы Мәҗит Салихов, авыл җирлекләренең башлыклары катнашты.

Счеминарның практик өлешендә анда катнашучылар авылдагы фермер хуҗалыклары белән таныштылар.

Крестьян хуҗалыкларына экскурсиядән соң семинарның пленар өлеше булды. Анда авылда эшмәкәрлекне үстерүнең төрле мәсьәләләре каралды. Бишмунча авылы башлыгы Ришат Фазлыев башкарылган эшләр һәм авыл җирлегенең эшчәнлеге турында доклад белән чыкты. Ул авылның соңгы вакытта шәһәр кешеләрен дә үзенә тартуы, байтак кешеләрнең кире әйләнеп кайтуы турында сөйләде. Шәһәр һәм район җитәкчелеге, “Татнефть” компаниясе, спонсорлар ярдәме белән авыл үзгәрде, яшәү шартлары яхшырды. Авылда фермер хуҗалыкларын үстерү турында предприятие һәм оешмалар, шәһәр хезмәтләре, банклардан килгән вәкилләр дә сөйләде.

Семинарга район башлыгы Мәҗит Салихов йомгак ясады. Ул авыл башлыкларын вак эшмәкәроекне үстерүдә активрак эшләргә чакырды, авыл башлыкларының хезмәтенә түләүнең премия өлеше шуңа бәйле булачагын искәртте.

Әлмәттә эш башлап җибәрүче эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга Районда эшмәкәрлекне үстерү буенча департаментта җавап бирәчәкләр. Аның адресы: Ленин урамы, 39 йорт, 23 кабинет. Белешмәләр өчен телефон 8-917-395-19-40 (җитәкчесе Александр Глазков).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International