Әлмәттә “Татлы ифтар” акциясе үтте

2014 елның 4 июле, җомга
Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә җомга намазын укып чыгучы мөселманнарга хөрмә җимешләре таратылды. “Татлы ифтар” исемле акцияне Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды.

Әлмәт районы имам - мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сүзләренчә, әлеге акцияне үткәрү Рамазан аеның ни дәрәҗәдә изге гамәлләр ае икәнлеген күрсәтү белән бәйләнгән. Ә инде хөрмә таратуга килгәндә, ул һич тә очраклы түгел. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.) хөрмә белән авыз ачкан һәм аннан соң гына ахшам намазын укыган.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International