ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы төрле шәһәрләрдән җыелган 100дән артык гаилә көчлелектә, җитезлектә, чыдамлылыкта ярышты.
Татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмәгать” оешмасының Әлмәт филиалы Әлмәт районы мөхтәсибәтенең мөселман хатын-кызлары белән эшләү бүлеге ярдәмендә Нәдер авылында изге Рамазан аена, шулай ук гаилә һәм әхлак кыйммәтләренә багышланган кичә оештырды.
Бүген православие динен тотучылар бөек бәйрәмнәренең берсен – Ииисус Христосның элгәре һәм чукындыручы Иоанн көнен билгеләп үтәләр. Халыкта исә ул төрле ышанулар, йолалар белән бәйле Иван Купала көне.
Бүген, 7 июльдә, рус теле, химия, информатика һәм ИКТ буенча имтиханнар була.
Әлмәттә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне шәһәр паркында бәйрәм рәвешендә билгеләп үтелде. Җәйге сәхнәдән үрнәк гаилә парларына котлау һәм ихлас соклану сүзләре яңгырап торды.
Тантана иртән 5.30 сәгатьтә “Хәтер” клубы тирәсендә әфганчыларга һәйкәл янында башланды. Ул 20 яшь егетне Россия армиясе сафларына озатуга багышланган иде.

6
июль, 2014 ел
якшәмбе
Шәһәр-район гәзите “Знамя труда” үзенең 60 еллыгын киң колач белән күңелле итеп билгеләп үтте. Юбилей тантанасы Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында булды. Бу көнне редакция коллективы күп санлы котлаулар, теләкләр кабул итте.
Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия укучысы, Россия мәктәпләре укучылары өчен "FLEX" халыкара алмашу программасының җиңүчесе һәм стипендиаты Дәлия Таҗиева 2013-2014 уку елында АКШта Аляска штатының Ситка шәһәрендә яшәп укыды.
26 июньдә РФ Дәүләт Думасының кече залында “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар” конференциясе булды. Ул бөтен илнең яшь уйлап табучылары һәм техникларының конкурсын йомгаклау формасында үтте. Конференциядә иң яхшы проектларны тәкъдим итү, җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды.

5
июль, 2014 ел
шимбә
2014 елның 4 июленә Татарстан Республикасында 1 млн. 215,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган (еллык биремнең 50,7%ы), былтыргыга караганда 101,3% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International