Әлмәттә эшмәкәрлекне үстерү буенча җәмәгать советы оештырылды

2014 елның 4 июле, җомга
Бүген ӘМР башкарма комитеты каршындагы Эшмәкәрлекне үстерү буенча җәмәгать советының беренче утырышы булды. Совет район территориясендә җирле әһәмияте булган мәсьәләләрне хәл кылу һәм эшмәкәрләр белән хакимият арасында бәйләүче буын булу максатында оештырылды.

Беренче утырышта совет әгъзалары рәис сайлап куйдылар. Ул – Александр Ильин, “Би Компани-Сервис” ҖЧҖ директоры. Совет әгъзалары шулай ук Җәмәгать советы турында нигезләмәне җентекләп өйрәнделәр, әмма кабул итүне киләсе утырышка калдырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International