Марат Гыйрфанов сугыш инвалиды Шәйхразый Ризвановны юбилее белән тәбрикләде

2014 елның 5 июле, шимбә
Бүген Камы-Исмәгыйль авылында яшәүче Ризванов Шәйхразый Фатих улы 90 яше тулуны бәйрәм итә. Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән аны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов котлады. Ул юбилярга РФ президенты Владимир Путиннан, Әлмәт районы башлыгыннан котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.

Шәйхразый фатих улы 1924 елда шушы авылда туган. Сугышка 1942 елда алынган, яраланганнан соң 1944 елда демобилизацияләнгән. Ул бик озак Уфада госпитальдә яткан, туганнары аны инде югалттык дип уйлый башлаганнар. Әле кайткач та ул әле тиз генә аякка баса алмаган.

Терелгәннән соң Шәйхразый ага колхозда эшләвен дәвам иткән. Гомер озынлыгының серен ул хезмәт сөюдә күрә. Ул гомере буена авыл кешеләре өчен арбалар, тәрәзә рамнары ясаган.

Шәйхразый Ризвановның 5 баласы, 10 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Бүген алар түгәрәк табынга җыелып юбилярны котладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International