Хәтер аенда Әлмәт зиратларында зур эш башкарылды

2014 елның 4 июле, җомга
Җирләү урыннарының тышкы төзеклеген һәм санитария торышын яхшырту максатында Әлмәт районында 5 июньнән 5 июльгә кадәр Хәтер айлыгы игълан ителгән иде.

Бүген зиратларны җыештыруның йомгакларын тикшерү буенча рейд ясалды.

Иң элек Иске Әлмәттәге 2нче мөселман зиратына бардылар. Бу зират бик иске, шуңа күрә нефтьчеләр корыган һәм ауган агачларны җыештыру өчен авыр техника кулланырга мәҗбүр булдылар. Бу зиратны чистартуда “Әлмәтнефть” идарәсе коллективы зур көч куйды. 5нче православие зираты да иң төзек, чисталарның берсе.

Рейдка йомгак ясап, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты җитәкчесе Лилия Бикчәнтәева Хәтер айлыгында шәһәрдәге 9 зиратта зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Быел бу саваплы эшкә 63 предприятие һәм уку йорты тартылган, зиратларны чистартуда барлыгы 1400 кеше катнашкан, 140 машина чүп төяп озатылган. Бигрәк тә «Әлмәтнефть», «Шешмаойл», Әлмәт җылылык челтәрләре, «Татнефтегазпереработка», «Әлмәтгаз», «Акмаль» һәм «Бурение» ЧҖҖ коллективларының эше игътибарга лаек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International