ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2014 ел
якшәмбе
Шәһәр банклары тарафыннан халыкка 7101 кредит бирелгән
“Узган еллар республика өчен позитив үзгәрешләр һәм яңа казанышлар чоры булды”, - диелә Федерация Советы спикеры телеграммасында
30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан каласы көне. Шуңа бәйле бәйрәмгә багышланган http://1009.kzn.ru сайты эшли башлады, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте
Татарстан Милли музее 1 сентябрь көнне 10.00, 12.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә беренче сыйныф укучыларын үзенә чакыра. Белем дөньясына юлны нәкъ менә музейдан башларга кирәк, дип саный алар
Әлмәттә хуҗасыз йөрүче этләр күп. Аларның кешеләргә ташлану очраклары да күзәтелеп тора
Россиядә 2020 нче елда чит ил теле буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы кертеләчәк, дип белдерде кичә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре барышында. “Интерфакс” шулай дип хәбәр итә
Казанга килгән “Гадел Россия”/”Справедливая Россия” партиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Гадел Россия” фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов Татарстанда гомер итүче барлык халыкны Республика көне белән тәбрик итте. “Сезнең матур һәм кунакчыл башкалагызга, киләсе килеп торган шәһәрегезгә, чираттагы тапкыр зур канәгатьлек белән килдем”, - диде танылган сәясәт эшлеклесе
Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты
Татарстанда җәйнең соңгы көне елак булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International