Сергей Миронов татарстанлыларны Республика көне белән котлады

2014 елның 31 августы, якшәмбе
Казанга килгән “Гадел Россия”/”Справедливая Россия” партиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Гадел Россия” фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов Татарстанда гомер итүче барлык халыкны Республика көне белән тәбрик итте. “Сезнең матур һәм кунакчыл башкалагызга, киләсе килеп торган шәһәрегезгә, чираттагы тапкыр зур канәгатьлек белән килдем”, - диде танылган сәясәт эшлеклесе.

Искәртеп үтәбез: “Гадел Россия” партиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Гадел Россия” фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кабул итү чарасында булды. Анда аңа “республика тасмасы”н – бүгенге бәйрәм символларының берсен тапшырдылар, һәм ул аны күкрәгенә кадап йөртте. С.Миронов бүген Бакый Урманче сверындагы сәнгать паркындагы чарада катнаша.

tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International