Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Республиканың тотрыклылыгы аның уңышлы икътисадый һәм иҗтимагый үсешенә, мөһим инновацион проектларны тормышка ашыруга нигезләнгән – ТР Президенты
2014 елның 31 августы, якшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, 30 август - Республика көне уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итә.
“Мөхтәрәм татарстанлылар!
Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Республика көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Без Татарстанның төп бәйрәмен киләчәккә ныклы ышаныч белән каршы алабыз. Республиканың тотрыклылыгы аның уңышлы икътисадый һәм иҗтимагый үсешенә, мөһим инновацион проектларны тормышка ашыруга нигезләнгән.
Икътисад өлкәсендә эшләнгән эшләр тормыш сыйфатының яңа стандартларын булдырырга мөмкинлек бирә. Бу социаль яклау, яшәү шартларын яхшырту, белем бирү дәрәҗәсен күтәрү, кешеләрне рухи һәм физик яктан сәламәтләндерү, аларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүгә кагыла. Бу мәсьәләдә күпләгән гражданлык җәмгыяте институтлары, абруйлы активистлар зур роль уйный.
Мәдәният елын үткәрү, борынгы Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе безне яңадан рухи чыганакларыбызга кайтара, тарихи традицияләрнең заманча мәгънәсен төшендерә.
Социаль-икътисадый һәм рухи-мәдәни үсештә ирешкән уңышларыбыз иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм республика хакимиятенең бердәм булуы белән турыдан-туры бәйләнгән. Президент, Хөкүмәт һәм Парламент, муниципаль берәмлекләр бердәм командада эшлиләр.
Шул ук вакытта без сәяси күптөрлелекне дә хуплыйбыз. Партия системасының үсеше татарстанлыларның гражданлык җитлегүен күрсәтә, җитди сәяси мәктәп булып тора. Сәяси партияләр төбәк бүлекләренең җәмгыять үсешенең кайбер принципиаль сораулары буенча үзара аңлашуга ирешүе дә бик мөһим. Бу хәл Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутатлар сайлау кампаниясе барышына уңай төсмер бирә.
Республика Россия Федерациясе җитәкчелегенең мөстәкыйльлекне ныгыту һәм илебез мәнфәгатьләрен яклау линиясен тулысынча куәтли. Кырым һәм Севастопольның Россия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты. Татарстан яңа субъектка булышлык күрсәтүдә актив катнашты. Тарихи-мәдәни мирасыбыз уртак булган Бакчасарай районына аеруча игътибар бирелә. Качакларга һәм Украинаның көньяк-көнчыгышындагы низаг зонасыннан мәҗбүри күчеп китүчеләргә ярдәм итү буенча да зур эш алып барыла.
Кадерле дуслар!
Тормышыбыз үзгәреп тора. Яхшы үзгәрешләр безне шатландыра, авырлыклар берләштерә. Алда да бер-беребезгә сакчыл мөнәсәбәттә булыйк, милли гореф-гадәтләребезне саклыйк һәм арттырыйк, тату тормыш итик.
Барыгызга да эш сөючәнлегегез һәм киләчәккә ышаныч белән каравыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Ныклы исәнлек, бәхет һәм иминлек телим.
Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!” – диелә ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның мөрәҗәгатендә.
ИА "Татар-Информ"
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз