Әлмәттә этләр кешеләрне куркыта

2014 елның 31 августы, якшәмбе
Менә бүген дә Ленин урамындагы 137 нче йорт яныннан Гадел хөкем йортына таба ашыгучы кешеләрне иртән өер-өер йөрүче этләр каршылады. Каршыларына баскан этләрдән куркып туктап калучылар да байтак булды. Әлмәтлеләр бу проблеманың хәл ителүен түземсезлек белән көтә.

Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада быелның гыйнвар аеннан августка кадәр хайваннар арасында котыру авыруының 45 очрагы теркәлгән. Мондый хайваннар 38 торак пунктта күзәтелгән. Хайваннарның тарафыннан кешеләргә зыян китерүнең 7745 очрагы теркәлгән. Аларның яртысы сукбай эт һәм мәчеләргә туры килә.

Әлмәт таңнары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International