Республика һәм Казан каласы көне чараларына багышланган махсус сайт эшли башлады

2014 елның 31 августы, якшәмбе
30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан каласы көне. Шуңа бәйле бәйрәмгә багышланган http://1009.kzn.ru сайты эшли башлады, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Махсус сайтта исә бүген уздырыласы бәйрәм чаралары программасы, кайсы вакытта һәм кайда үткәреләсе турында мәгълүмат бирелә. Яңа сайт шулай ук Казан каласы хакында да белешмә бирә.

tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International