Валентина Матвиенко татарстанлыларны Республика көне белән котлады

2014 елның 31 августы, якшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан телеграмма килеп ирешкән.

Анда Россия парламентының Югары палатасы җитәкчесе барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлап, уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләгән.

“Узган еллар республика өчен позитив үзгәрешләр һәм яңа казанышлар чоры булды. Бүген уникаль табигый байлыкларга ия Татарстан икътисади, мәдәни, фәнни һәм кадрлар потенциалын үстерүне дәвам иттерә. Сәнәгый производство һәм социаль инфраструктура югары тизлек белән үсеш ала, авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәре арта, күп кенә социаль мәсьәләләр уңышлы хәл ителә. Республика чын мәгънәсендә Ватаныбызның данын еракларга таныткан якташлары – мәдәният һәм сәнгать вәкилләре, дәүләт, сәяси һәм хәрби эшлеклеләре белән горурлана ала”, - диелә тәбрикнамәдә.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Татарстан Респубикасы халкы алга таба да өлкән буын тарафыннан салынган туган җирнең иң яхшы традицияләрен саклаячагына, Россия үсеше хакына тырышып эшләячәгенә ышанычын җиткерә.

tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International