ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы нефть чыгару өлкәсендә фәнни тикшеренү һәи тәҗрибә-конструкторлык эшләренә 90 миллион сумлап акча тотачак. Заводның НИОКР программасында 67 яңа эшләнмә бар, аларның 17сен быел ук инде үзләштерү күздә тотыла.
Игеннәрне урып-җыю дәвам итә.
Район башлыгы Мәҗит Салихов бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Буяковны туган көне белән котлады.
Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин, район үзәк дәваханәсендә бергә эшәләгән хезмәттәшләре, шәһәр ветераннар советы вәкилләре Ольга Яковлевна Смолькинаны туган көне белән котларга килделәр.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе инициативасы белән предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, авыл җирлекләренең яшьләр комитетлары командалары арасында спорт бильярды буенча турнир үткәрелде. Анда бу уенны яратучы 18-35 яшьтәге кешеләр катнашты.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә Интернет челтәреннән файдаланучылар 3 миллион тәшкил итә.
Татарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
“2010-2015 елларда Татарстан Республикасында энергияне янга калдыру һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру” программасын гамәлгә ашыру өчен 2014 елда Әлмәт районына 5410,00 сум акча бирелде.
ТР экономика министрлыгы “Җиһазларны лизинглауны үстерү: лизинг шартнамәсе буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларының беренче взносны түләүгә чыгымнарын субсидияләү” чарасы буенча дәүләт ярдәме алу өчен 2014 елның 2 сентябреннән 2 октябрьгә кадәр конкурс игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International