“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез. Мин “Радиоприбор” заводында эшлим, хәзер декретта. Соңгы тапкыр апрель ае өчен июньдә эш хакы алдым. Тиздән 1 сентябрь, баланы мәктәпкә әзерләргә кирәк. Администрация кайда карый, ничек шундый хәлгә юл куя икән? Утка, суга, газга, квартирга – барысына да түләргә кирәк бит.

Җавап: Җибәргән продукциясе өчен байтак предприятиеләрдән акча килү тоткарлану сәбәпле “Радиприбор” заводында эшчеләргә май-июль айлары өчен эш хакы түләү тоткарланды. 28 августта сезгә июль ае өчен 17 701 сум акча түләнде, калганы сентябрь аенда түләнәчәк. Эш хакы түләүне район башкарма комитеты контрольдә тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International