“Алнас” 2014-2015 елларда 60тан артык төр яңа техника җитештерәчәк

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводы нефть чыгару өлкәсендә фәнни тикшеренү һәи тәҗрибә-конструкторлык эшләренә 90 миллион сумлап акча тотачак. Заводның НИОКР программасында 67 яңа эшләнмә бар, аларның 17сен быел ук инде үзләштерү күздә тотыла.

НИОКР программасында энергия саклаучы җиһазларга аеруча игътибар бирелә. “Алнас” инженерлары 103 һәм 117 габаритында югары көчәнешле батырылма электр двигательләренең яңа энергоэффектив модификацияләре өстендә эшлиләр, алар инде бүген үк нефтьчеләрдә киң кулланыш таба, “Алнас”ка “Роснефть”нең киләсе елдагы тендерларында вакытында ктнашырга мөмкинлек бирәчәк.

“Алнас” “Римера”ның Ижевскидагы предприятиесе белән бергә яңа батырылма электоприводлы установканы (УПЭГП) базарга чыгару буенча уртак проектны гамәлгә ашыру өстендә эшли. Аны куллану нефть компанияләренә кара алтын чыгаруның нәтиҗәлелеген 30%ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International