ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
3 сентябрьдә Чупай авылында зур кунаклар катнашында 200 урынлы клуб ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Әлмәт районы авылларында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашында тантаналы шартларда берничә социаль әһәмиятле объект ачылды.
Экстремизмга – юк!” айлыгы республикада милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, экстремизм һәм терроризмга юл куймау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатында үткәрелә.
Урып-җыю эшләре дәвам итә
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводына җитештерү куәтләрен модернизацияләү программасы кысаларында 14 миллион сумлык җиһазлар кайтарылды.
1 сентябрьдә музыка көллиятендә яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка булды.
15 сентябрьдән Татарстанда куян, енотсыман эт, бүре, төлке һәм карсак төлке аулау сезоны ачыла.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
14 сентябрьдә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар була. Нигезле сәбәпләр булган хәлдә булачак сайлауларда алдан тавыш бирергә мөмкин.
Бүген Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу – 2005 елның 6 июлендә кабул ителгән “Россиянең сугышчан дан көннәре” турында Федераль законда билгеләнгән иң яңа истәлекле дата.
Әлмәттә территориаль җәмәгать советларының хисап җыелышлары дәвам итә. Кичә кич район башлыгы Мәҗит Салихов 10нчы һәм 20нче территориаль җәмәгать советларының хисап җыелышында катнашты. Җыелыш 4нче мәктәпнең актлар залында үтте. Эшләнгән эшләр турында бу ТОСларга беркетелгән баш предприятиеләр –“СМП-Нефтегаз” ААҖ һәм Автомобиль юллары идарәсе вәкилләре чыгыш ясады. Территорияләрдә хәлләрнең торышы турында участок уполномоченные сөйләп бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International