Һәр ветеранга – аеруча игътибар

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Буяковны туган көне белән котлады.

Петр Буяков Белоруссиянең Могилев өлкәсендә туган. 1930 елда аларның гаиләсе Куйбышев өлкәсенә күчеп килә. Анда ул колхозда эшли башлый, 1943 елда 17 яшендә сугышка алынганчыга кадәр шунда эшли. Ул Ерак Көнчыгышта артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Сержант званиесе ала, сугыш беткәч чик сакларга кала. 1950 елда гына тыныч хезмәткә әйләнеп кайта.

1965 елда Әлмәт районына күчеп килә. Яңа Елань авылында май заводында пенсиягә чыкканчы мастер булып эшли.

Хәзер Петр Буяков хатыны Валентина Степановна белән гомер итә. Балалары, оныклары аларның хәлен белешеп тора.

Җылы котлау сүзләре әйтеп, Мәҗит Салихов сугыш ветеранына чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International