Яшәү дәрте чирләрне җиңә

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин, район үзәк дәваханәсендә бергә эшәләгән хезмәттәшләре, шәһәр ветераннар советы вәкилләре Ольга Яковлевна Смолькинаны туган көне белән котларга килделәр.

Ольга Яковлевна Тихоновка авылында башлангыч, Урсалыда җидеелык мәктәп тәмамлаган. Аннары Бөгелмәдә фельдшер-акушерлар мәктәбендә ике ел укыган. 17 яшьлек кыз сугышның өченче көненнән башлап 1945 елның августына кадәр Казанда эвакуацион госпитальдә хезмәт итә. Атаклы хирург Николай Медведевның ассистенты була, аны үзенең остазы дип саный. Яралыларны юа, киендерә, яраларын бәйли, гипс сала, бәләкәйрәк операцияләрне ясарга да ышанып тапшыралар. Суык торакта, хәрби киемнәрен дә салмыйча, матраслар ябынып йоклыйлар.

1979 елда лаеклы ялга чыкканчы Ольга Яковлевна Әлмәттә район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Үзенең авылдашы, сугыш ветераны Александр Смолькинга кияүгә чыга, ире бик зыялы кеше була, бухгалтер булып эшли. Өч бала үстерәләр, хәзер алты оныклары, 3 оныкчыклары бар.

Ольга Яковлевна дөнья хәлләре белән танышып бара, “Российская газета” укый. Авырулары булса да бирешми, ул хакта сүз кузгатырга яратмый. Тормыштан тәм табып яшәргә кирәк, шул чакта авыру сине җиңә алмас – ветеран шуңа инанып яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International